Зәй чаңгычылары җәй көнне дә тик тормый
Хәбәрләр

Зәй чаңгычылары җәй көнне дә тик тормый

18-20 августа Ижау шәһәрендә Идел буе федераль округы чаңгычы- спортчылары арасында җәйге ярышлар үтте. Анда Зәйдән Федор Симашев спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр катнашты.

19 август көнне 2006-2007 елда туган егетләр арасында 5 км. арага узышта Вадим Бирюков беренче урын алды. Ә 20 августа 10 км. дистанциягә ярышларда ул бишенче булды. Аның тренеры Рәкыйф Габидуллин. Кызлар арасында 7,5 км арага узышта зәйле Анастасия Утяганова дүртенче урын алды.

 


Нет комментариев