Халык артисты Владимир Васильевның улы сроклы хәрби хезмәткә китте
Владимир Васильев Чаллыда туган, әти-әнисе – Зәй районының Поповка авылыннан.
Владимир Васильев – Татарстан Республикасының халык артисты, Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенең музыкаль-әдәби лекториясе сәнгать җитәкчесе.
Ватан каршындагы бурычны һәрбер ир-егет үтәргә тиеш, ул – аларның изге бурычы. Шушы хакыйкатьне яхшы аңлаган егетләребез, ничек кенә булса да, армия сафларына барырга тырыша. Владимир Васильевның олы улы Александр да шундый кыю һәм башка яшьтәшләренә үрнәк булырлык егетләребезнең берсе. Александр декабрьнең соңгы көннәрендә генә туган ил алдында куелган изге бурычын үтәү өчен Ватан сакчылары сафына басты. Әтисе Владимир Васильев:
“Менә балачаклары үтте дә инде… Өлкән улыбыз Александрны бүген армиягә озаттык. Әйбәт хезмәт итсен, улым. Без аның белән горурланабыз. Барысы да яхшы булсын. Аның яхшы гына хезмәт итеп, исән-сау өйгә кайтуын көтәбез”,– дип язды үз Вконтакте битендә.
Фото Владимир Васильевның шәхси альбомыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев