Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Владимир авылы уңганнары кәсилә тегә - видео

Кәсилә – керәшеннәрдә киң таралган үзенә бертөрле, үзенчәлекле саклавыч әйбер.

Ул – хатын кызлар, бигрәк тә олыгая башлагач, бер як җилкә өстеннән киеп куя торган тәңкәле саклавыч тасма. Хатын-кыз кияүгә чыккач бала таба, бала имезә, шуңа, мондый саклавыч бигрәк тә кирәк дип саналган. Ул аны күз тиюдән, начар энергиядән саклаган.

Мамадыш районының Владимир авылында хатын-кызлар кәсилә тегеп карарга булганнар.  Баштарак алар этник киемнәр тегү остасы Валентина Максимовага мөрәҗәгать итеп, аның кәсилә тегеп бирүен үтенгәннәр.

“Безнең дә кәсилә киясе килә. Тегеп бирегез әле, диделәр. Ә мин аларга кәсилә тегү бик кыйммәткә чыгуын аңлаттым. Үзегез тырышып карагыз әле дидем”,– дип сөйләде Валентина Петровна.

Ә озак та үтми, Владимирның уңганнары аңа үз эшләрен видеога төшереп тә җибәргәннәр.

“Эшләренә карап шаккаттым, бигрәк дәртләнеп киткәннәр, эшләгән саен остарабыз, диләр. “Күз курка, кул эшли” дигәндәй, эшкә тотынасы гына, эшләнә ул!”, – дип сүзен тәмамлады Валентина Максимова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев