Ветераннар онытылмый
Хәбәрләр

Ветераннар онытылмый

2023 елның 3 августында Зәй районының Сарсаз-Баграж авылыннан укытучы-фронтовик, Бөек Ватан сугышы ветераны Григорий Ильич Петровка 100 яшь тулган булыр иде.

Ватаныбызны немец-фашист илбасарларыннан азат итүдә күрсәткән батырлыклары өчен сугышчы-танкист Г И. Петров күп санлы орден һәм медальләр белән бүләкләнгән.

Батыр карендәшебез истәлегенә Сарсаз-Баграж авылының Мәдәният йортында Григорий Ильичның рәхмәтле укучыларыннан мемориаль такта куелган, ветеранның сугыш юлы турында газеталарда язмалары бар.

Валентин Андрианов язмасы.


Нет комментариев