Танылган алып баручы Венера Аитова үзенең социаль челтәрендә тәмле рецепт белән бүлеште.
Кирәк булачак: 500 грамм бөртекле (зернистый) эремчек, 2 күкәй, 2 аш калагы дөге оны, 2 аш калагы манный ярмасы, 1,5 стакан шикәр комы, бераз гына ванилин.
Барлык ингредиентларны кушып болгатабыз. Кунага он сибеп, бер кашык массаны онда әвәлибез, түгәрәк формага китерәбез. Сырникларны табада, уртача утта, ГХИ маенда капкач ябып ике яклап кыздырабыз.
Нет комментариев