Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Вадим Захаров: “Питрау үтсә, җәй үтә, дигәннәр иде, Питрау да үтми, җәй дә бетми”

Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаров икенче ел рәттән “Татмедиа” белән безнең “Туганайлар” редакциясе бергәләп уздырган “Медиа-Питрау”да катнашты. Шул уңайдан, “Интертат” журналистлары танылган карендәшебезгә үзләрен кызыксындырган сораулар белән мөрәҗәгать иткәннәр.

Аерым алганда, алар Питрауга кагылышлы халык әйтемен Вадим Захаровның исенә төшереп, фикерен белешкәннәр. Вадим Захаров: «Питрау да үтми, әле җәй дә бетми», — дип көлеп җавап биргән аларга. 

Шулай ук, бу бәйрәмдә элекке вакытта кыз урлау гадәте булганын әйтеп, андый уе булган егетләргә ниндирәк киңәшләр бирә алуы белән кызыксынганнар.

«Безнең заманга эләкмәде ул кыз урлау. Үзебезнең яктагы керәшеннәрне күзаллап әйтүем инде. Керәшеннәр, ягы-ягы белән, бер-берсеннән аерыла бит инде ул. Шуңа күрә мин «кыз урлаганнар икән» дигән әйберне кечкенәдән ишетмәдем. Бәлки, безгә хәтле булгандыр да. Минем киңәш: бер-берегез белән очрашып йөреп, матур итеп кавышыгыз», — дип бик дөрес әйткән танылган җырчы.

Аның фикеренчә, Питрау — күптән күрешмәгән дусларның очрашу урыны да булып тора, төрле җиргә сибелгән карендәшләрне дә үзенә җыя. 

Вадим Захаров: «Бәйрәм шоуны хәтерләтә торган Сабантуйга әйләнеп кала башлады. Ләкин, шулай да, Питрау бәйрәмнәрендә миллилек саклана», — дип үз фикерен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев