Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Үридән Гордеевлар: “Җәебез бакчада үтә”

Балык Бистәсендәге Үридән Гордеевлар да үз авыллары, үз тормышлары турында сөйләделәр.

Үри – бик бәләкәй. Шулай да бетә торган авыллар рәтенә кертмәс идек, диләр Гордеевлар.

 

 

–  Яңа өйләр төзелә, яшьләр булмаса да, урта яшьтәгеләр, өлкәнрәкләр яши. Авылдагы тормыштан зарланмыйлар. Балалар гына, башка яктагы кебек үк, шәһәргә омтыла. Калырга “эш юк” диләр инде. Әлбәттә, шәхси эшмәкәрләр дә бар. Күрше авылда – сыер фермасы. Тик, бар кеше дә анда эшли алмый. Кече ферма тотучылар бар: Маловлар ферма ясап, үгезләр асрыйлар. Сыер асраучылар – ике гаилә. Сарык, кәҗә асраучы да авылда бер гаилә генә. Көтү булмаганлыктан, үзебез дә берничә ел мал тотмадык. Әле күптән түгел сыер алдык. Катыгын, каймагын – барысын да ясыйбыз. Сораган кешегә литрын 50 сумнан сатабыз. Мал булгач, азыгы кирәк. Икмәкне сатып алабыз, печәнне үзебезнең буш бакчалардан, Тройсын бәйрәме уздырыла торган урынннан да чабып алабыз. Болыннар да күп.

Сатып алып, мал асраудан керем юктыр да, әмма үзең әзерләгән продукция файдалырак. Тырышкан кеше авылда да рәхәтләнеп яши ала, малын да асрарга җаен таба. Тик хәзер халык, әзерне алырга ярата, шәһәрдәгечә яши. Җәебез бакчада эшләп үтә. Бәрәңгесен, җиләк-җимешен үстерәбез. Помидор, кыяр өлгереп килә инде, ашыйбыз, – ди алар.

 

Көннәр эссе торуга карамастан, авылларда суга кытлык юк, малларга, халыкның үзенә дә эчәр суы җитәрлек. Үри, Бирдебәк авылларына кертелгән чишмә суын да мул, бик тәмле, диделәр. Гордеевлар авыл мәшәкатьләренә, эш күплегенә дә карамый, иҗатка да вакыт калдыралар. Авылда, районда, республика күләмендә үткәрелгән чараларда да актив катнашалар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Маладис брат.