Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Камадан Ольга Афонова тәре алъяпкычлары турында сөйләде

Афонова Ольга Зәй районының Әхмәт авылында туып-үскән. 1999 елдан Түбән Кама шәһәрендә яши, китапханәдә эшли

Һәр керәшен йортында тәре алды бар. Тәре җапмасы, тәре алҗапкычы, тәре пәрдәсе, тәре бөркәве, тәре бистәре, тәре алды җаулыгы... Төрле як керәшеннәре тәре почмагын үзләренчә бизи, үзләренчә атый. Тик барысын да бер уртаклык берләштерә – тәре япмасының аскы зур өлешендә матур итеп, бизәкләп кач чигелә.

«Бездә аны тәре почмагы дип тә атыйлар. Тәре почмагына матур итеп чигелгән тәре алъяпкычы эленә. Мәктәптә укыган елларда мин үзем дә крестик белән тәре алъяпкычы чиккән идем. Ул алъяпкыч күп еллар безнең тәре почмагын матурлап торды. Кызганычка каршы үзем чиккән тәре алъяпкычының фото сүрәте сакланмаган. Ә бу фотолар Түбән Кама районының Олы Аты һәм Балчыклы авылларында ясалган».

Фотолар Ольга Николаевнның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев