Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Кама керәшеннәре Казанның яңгырлы февраль кичен җырулары белән җылытты

26 февральдә Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә Түбән Кама районы керәшеннәре айлыгын ябуга багышланган кичә булды.

Бу кичне Казан урамында февраль яңгыры койды, ә керәшеннәрне җыйган Җәкәү җортында җаннарга якын җырулар яңгыры яуды. Һич тә арттыру түгел, чөнки үз айлыкларын йомгаклау концертына, автобусларга төялеп, Түбән Камадан 80нән артык керәшен үзешчәне килгән иде.

Түбән Кама ягында, гомумән, гаҗәеп кешеләр яшәгәне бу кичтә Җәкәү җортында да ачык чагылды. Фойеда саклавыч-алатырь ясау, крестик белән чигү буенча оештырылган мастер-класста Түбән Кама шәһәре мэры урынбасары Марина Камелинаның тырыша-тырыша алатырь буяп-бизәп утырганына кадәр күренде. Җирле шагыйрәләре, 87 яшьлек Анастасия түти Усачеваның үзенең поэмадай бик озын шигырен бер сулыш белән яттан сөйләгәнен дә ишетте тамашачы. Район авылларындагы фольклор ансамбльләрдән, “Серле мәләнчек” (җитәкчесе – Лидия Чеботарева) – Келәтле һәм Ключ Труда; “Җирекле моңнары” (җит. – Гөлшат Хөсәенова) – Кече Җирекле; “Ак түтиләр” (Надежда Замотаева) – Олы Аты; “Баш чишмә” (җит. – Надежда Кузьмина) исә Чәбия авылы көен, үз әби-бабайларыннан отып калганча һәм үз тавышлары белән (фонограммасыз-нисез) искиткеч матур итеп башкардылар. Моны, соңыннан фикер алышканда, Татарстанның халык җырчысы Георгий Ибушев та аерып әйтте.

Җәкәү җорты залында энә төшәрлек тә урын юк иде. Залга сыймаганнар фойеда тезелгән урындыкларда утырган килеш тә концерт тыңлады. Ә кичә үзе Түбән Кама шәһәренең узган гасыр азагында ук оештырылган “Сүрәкә” керәшен халык фольклор ансамбле җыруы белән башланды.

Кичәне ачу тантанасын, традиция буенча, республика керәшен иҗтимагый оешмасының башкарма комитеты җитәкчесе, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова котлау һәм рәхмәт сүзләре белән башлады.

"Үз культураларын күрсәтүче Түбән Кама ягы керәшеннәре – уникенче район. Безнең үзәкнең "Җакын дуслар җыелышкач" проектын бөтен республика керәшеннәре күтәреп алды һәм ул халык проектына әйләнде. Түбән Кама районында – республикадагы иң яхшы керәшен оешмаларының берсе. Андагы һәр керәшен авылында ансамбль бар һәм алар үз авыллары җыруларын башкаралар", – дип әйтеп үтте Людмила Даниловна.

Республика керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоров Түбән Кама керәшен мәдәни-этнографик җәмгыятенең эшен югары бәяләде. Түбән Кама керәшеннәренә, җирле керәшен оешмасының алыштыргысыз лидеры – 30 ел буе җитәкчелек итүче Тамара Алексеевнага, аның командасына, муниципаль район җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. Тамара Баһаветдиновага, шулай ук, Халыклар дуслыгы йорты директоры Васил Хафизовка һәм башкаларга республика керәшен иҗтимагый оешмасының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Казан шәһәрендәге Тихвин чиркәве настоятеле протоиерей Алексей Колчерин, үз чыгышында, бу атна көннең Пручти көне булуын, кешеләрнең бер-берсеннән кичерү соравын искә төшереп үтте.

"Олы ураза башлана. Ходайга якын булырга тырышырга кирәк. Без христианнар барыбыз да бу көннәрдә күбрәк яхшылыклар эшләргә, якыннарыбызга күбрәк ярдәм итәргә тиеш. Ураза – ашаудан тыелудан гына тормый, тән уразасы җаныбыз чистаруга булышсын, – дип сөйләде протоиерей Алексей. – Мин үзем Түбән Камада туганмын, шунда үстем, әти-әниләрем шунда. Ике туганым хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә. Бөтенебез дә сынауда, югалтулар да була. Бу шундый вакыт – ул барыбызның да бер халык, бердәм икәнне аңларга, бер-беребезгә терәк булырга ярдәм итә".

Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Рамил Муллинның котлауларын җиткергән Марина Камелина да "кыш бөтен борчуларны алып китсен, яз барыбызга да сәламәтлек алып килсен, күкләребез гел аяз булсын" дип ил-көнгә тынычлык теләде. Түбән Кама керәшеннәрен олы бер гаилә белән дә чагыштырды һәм Рамил Хәмзевичның керәшеннәрне һәрвакыт башкаларга үрнәк итеп куюын ассызыклады.

Тамара Баһаветдинова исә үзенең чыгышында, Түбән Кама керәшеннәре айлыгы барышында, социаль челтәрләрдәге тапшырулардан күреп, үзенә Россия шәһәрләреннән генә түгел, хәтта Венгриядән дә шалтыратканнарын зур горурлык белән җиткерде. Һәрьяклы ярдәмнәре өчен рәхмәт йөзеннән, Иван Егоровка, Людмила Белоусовага һәм Марина Камелинага махсус бүләкләр тапшырды.

Ә инде Тамара Алексеевнаның ике ансамбльгә – "Нариман керәшеннәре" һәм "Җирекле моңннары"на гармун алу өчен сертификатлар бирүе кичәнең иң күңелле минутларыннан берсе булгандыр.

Түбән Кама керәшеннәре айлыгын йомгаклау кичәсендә районның иң яшь коллективы – Байгол авылыннан "Көмеш су" (җит. – Вероника Боярова) дуэты дини җырулар башкарды. "Серле мәләнчек" ансамбле җитәкчесе Лидия Чеботареваның кызы – танылган җырчы, Россия күләмендәге конкурслар лауреаты Лариса Басыйрова чыгышын да тамашачы яратып алкышлады. "Җиз кыңгырау" ансамбле җырчысы Арина Кадыйрованың "Келәтле көе"нә, Никита Харитоновның һәм Альбина Никитинаның керәшен җыруына да сокландылар.

Җырулар, котлаулар бергә үрелеп, ике сәгатьтән артыграк дәвам иткән бу кичә әле бик озак вакытлар сагындырып искә төшәр...

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

9

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев