Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидия алу процедурасын гадиләшәчәк

РФ Хөкүмәте коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидия алу процедурасын гадиләштерү турында карар әзерләде, дип хәбәр итте РФ премьер-министры Михаил Мишустин.

Премьерның Федерация Советы әгъзалары белән очрашуы вакытында Федерация Советы Рәисе урынбасары Инна Святенко мондый субсидияне алу өчен документлар җыю процедурасын гадиләштерергә тәкъдим итте. Хөкүмәт башлыгы билгеләп үткәнчә, Министрлар Кабинеты социаль казначылык механизмын камилләштерүне дәвам итә, аның ярдәмендә федераль ярдәмнең инде дистәләгән төрен гадиләштерелгән режимда рәсмиләштерергә була. Бу хакта «Татар-Информ» яза. 

«Бу исемлек даими рәвештә киңәйтелә. Монда торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидия алу мөмкинлеге дә (аеруча авыр тормыш хәлендә булган кешеләр, шул исәптән аз керемлеләр, инвалидлар өчен) өстәләчәк. Хәзерге вакытта хөкүмәт хакимият органнарын кирәкле документларны гражданнардан түгел, ә үзлектән ведомствоара электрон хезмәттәшлек кысаларында сорарга мәҗбүр итә торган карар әзерләде», – ди Мишустин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев