Татарстанга эсселәр кире кайта
Хәбәрләр

Татарстанга эсселәр кире кайта

Киләсе атнаның беренче яртысында аеруча эссе булачак.

Киләсе атнада Россиянең үзәк өлешендә һава температурасы +30 градуска кадәр күтәреләчәк. Якшәмбе — 25 августтан һаваның шулай нык җылынуы фаразлана. Татарстан Гидрометеоүзәгенең башлангыч мәгълүматларына караганда, шимбә — 24 августта республикада төньяк-көнбатыштан үтеп кергән циклон урнашачак. Якшәмбе — 25 августта да шушы циклон йогынтысында булачакбыз. Кыска вакытлы яңгырлар явып үтәчәк. Һава температурасы +19...+24 градус тәшкил итәчәк.

Ватаным Татарстан

 


Нет комментариев