Татарстандагы дәүләт хастаханәләре  электрон медицина карталарына күчте
Хәбәрләр

Татарстандагы дәүләт хастаханәләре электрон медицина карталарына күчте

Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр итүләренчә, бөтен документлар хәзер «Электрон сәламәтлек саклау» платформасы аша эшкәртелә.

Хәзерге вакытта эшләүчеләр системаны оптимизацияләүне дәвам итә, әмма төп үзгәрешләр кертелгән инде.

Быел Татарстан хастаханәләрендә рәсмиләштерелгән структуралы электрон документлар саны 50 миллионнан артып киткән. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2024 елда Татарстанда бердәм цифрлы контур булдыру буенча «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының барлык алты төп күрсәткече дә вакытында һәм планнар нигезендә үтәлгән.

Хәзерге вакытта республика безнең төбәк мәгълүмат системасын гомумроссия системасына интеграцияләү буенча таләпләрне уңышлы үтәде. 

 Ватаным Татарстан


Нет комментариев