Татарстанда берничә көн 37 градуслы эсселек булу сәбәпле, шторм кисәтүе игълан ителде.
Татарстанда бүген дә көндез урыны белән + 37 градус эсселек көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге шторм кисәтүе таратты.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, бүген республикада һава температурасы +36 градуска кадәр була. Метеорологлар белдерүенчә, июль башы төбәктә нормадан 4 градуска җылырак дип фаразлана.
Урманнарда янгын чыгу куркынычы югары булу сәбәпле, Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге шторм кисәтүе игълан иткән иде.
Нет комментариев