Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда пенсия күләме артты

Соңгы ике индексациядән соң картлык буенча иминият пенсиясенең уртача күләме 2 834 сумга артты. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге хәбәр итә.

Узган елның гыйнварыннан эшләмәүче пенсионерларның пенсияләре 4,8 процентка, ә 2024 елның 1 гыйнварыннан 7,5 процентка индексацияләнгән. Бу хакта Шәһри Казан хәбәр итә. 

Узган ел 34 меңнән артык кешегә пенсия билгеләнгән. Бу исәпкә медицина-социаль экспертиза бюросы мәгълүматлары нигезендә инвалидлык буенча рәсмиләштерелгән пенсияләрне гаризасыз билгеләү дә керә.

Бөек Ватан сугышы инвалидларының уртача пенсия күләме 38 мең сумнан артып киткән. Инвалидлыгы булган Бөек Ватан сугышында катнашучыларның ул — 52 мең сум, сугышта һәлак булганнарның тол хатыннарыныкы — 34 мең сум.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев