Татарстанда кайбер продуктлар кыйммәтләнгән
Хәбәрләр

Татарстанда кайбер продуктлар кыйммәтләнгән

Азык-төлек бәяләренең артуы Татарстанстат мәгълүматларыннан күренә.

Кибетләрдә яшелчәләрнең бер өлеше кыйммәтләнгән. Шулай ук бәя арту тавык йомыркасы һәм тавык итенә дә кагылган. 

Аерым алганда, бер килограмм кыяр — 193,73 сумнан 217,42 сумга, ә помидор 214,20 сумнан 227,06 сумга арткан. Кәбестә бәясе — 6,80 процентка, ягъни 37,87 сумнан 40,45 сумга кыйммәтләнгән. Тавык йомыркасы һәм тавык ите 2,69 һәм 2,28 процентка арткан. Телгә алган продуктлардан тыш, дуңгыз ите, туңдырылган балык, атланмай, маргарин һәм каймак бәяләре дә 1 процентка кыйммәтләнеп өлгергән.

Ватаным Татарстан


Нет комментариев