Татарстанда яшенле яңгырлар көтелә
Хәбәрләр

Татарстанда яшенле яңгырлар көтелә

Якын көннәрдә Татарстанда яшенле яңгыр явачак, көндез һава температурасы +20..+26 градус тәшкил итәчәк. Бу хакта республика Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Шимбә яңгыр фаразлана, аеруча төнлә һәм иртән көчле явым-төшем күзәтеләчәк. Кайбер районнарда яшенле яңгыр яварга һәм җил көчәергә мөмкин. Төнлә һава температурасы +12..+17, көндез +20..+25 градус тәшкил итәчәк.

Якшәмбе явым-төшем ихтималы аз, бары тик төнлә бераз яңгыр яварга мөмкин. Төнлә температура +11..+16, көндезге сәгатьләрдә +21..+26 градус булачак.

Якынча мәгълүматлар буенча, яңа атна башында тотрыксыз һава торышы фаразлана, яшенле яңгыр явачак, һава температурасы +20..+25 градус тәшкил итәчәк.

Татар-информ


Нет комментариев