Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тамара Муханова: «Белмәгән кул эшләрен өйрәнеп яшим»

Питрәч районының Кәвәл авылында туып үскән, хәзерге вакытта Казанда яшәүче Тамара Муханова нинди генә кул эшләре белән шөгыльләнми. Чигү – иң ошаганы икән.

Тамара Муханова кечкенәдән кул арасына кереп, эшкә өйрәнеп үскән. Әби янында камыр эшләренә, аш-су серләренә өйрәнгән. Ә кул эшләренә килгәндә, чигү  бик ошый икән.


5-6 классларда укыганда ук чигә башлый. Тутасы, урамда бергә уйнаган кызлар кичләрен җыелып чигү чиккәннәр: тәре алъяпкычлары, кулъяулыклар, шадрага сөлгеләр. 

«Чигә идек дип әйтү бик үк дөрес тә түгел инде, чөнки мин хәзер дә чигәм. Чиккән әйберләремне сатып алырга сораучылар да була. Канвага чигелгән картиналарым да үзенә бер төрле матур. Узган ел Анита кызым белән Габдулла Тукай шигыренә иллюстрация чиккән идек. Берара лоскутное шитье белән мавыгып алган идем, аннан матур гына балалар одеялы килеп чыкты. Декрет ялы нәрсә генә эшләтмәс, диген. Әле шушы ялымда гына фоамираннан чәчәкләр ясарга өйрәндем, матур гына картина буяп куйдым. Шулай итеп, белгәннәрне онытмыйча, белмәгәннәрне өйрәнә-өйрәнә яшәп ятабыз» ди — Тамара Муханова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев