Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Шомырт себеркесенең файдасын беләсезме?

Шомырт ботакларыннан әзерләнгән себерке йомшак һәм хуш исле.

"Урманда үсә, мунчада пешә - ул нәрсә? Мунча яратучылар табышмакның җавабын бик тиз әйтеп бирерләр, берәүләр - пинлек, икенчеләр минлек, дияр. Бу сүзләр урысча "веник" дигән сүздән бозып ясалган. Иң дөресе - мунча себеркесе дип атау", — дигән иде Татарстанның халык язучысы Григорий Родионов.

Шомырт себеркесе каенныкы кебек үк сыгылмалы, чабыну өчен җайлы булмаса да, микробларны үтерү сәләте ягыннан уздыра, гриппка каршы тору өчен иң яхшы себеркеләрнең берсе. Шомырттан бүленеп чыккан фитонцидлар организмга уңай йогынты ясый. Шомырт ботакларыннан әзерләнгән себерке йомшак һәм хуш исле.

Әлбәттә, һәр нәрсәнең чамасы бар. Шомырт себеркесе белән чабынган чакта аннан бик көчле матдәләр чыкканын онытмаска кирәк. Аларны артык кулланырга ярамый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев