Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Шофёр Иван Кузьмин: «Ел әйләнәсе без эштә»

Иван Кузьмин 18 ел «Татнефтедор» автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалында эшли. Ул тумышы белән Сарман районының Алан авылыннан.

Аңа «техника җене» балачактан ук кагыла, озак еллар механика-транспорт станциясендә хезмәт куя.

— Зәй автомобиль юллары идарәсендә эшкә килгәч тә «Трал» да эшләдем, аннан су ташу машинасында. Хәзер менә яңа «Газель» машинасында юлчылар бригадасын йөртәм. Язын юллардагы чокырларны ямарга, җәй көннәрендә юллар салу, шулай ук юл билгеләре кую, разметка сызуга чыгабыз, кышын да эшебез җитәрлек. Кыскасы, ел әйләнәсе без эштә. Элекке мин эшкә килгәндәге еллар белән чагыштырганда эшебез күпкә заманчалашты, — ди Иван Григорьевич.

Аңа 63 яшь, быел лаеклы ялга чыккан. Ялда булса да, эшләвен дәвам итә.

— Хезмәтемне яратам. Икенче өй инде ул безнең өчен. Зәй автомобиль юллары идарәсе — лаеклы предприятие. Биредә эш шартлары да, хезмәт хакы да яхшы, — ди машина йөртүче.

Кузьминнар Иске Зәй бистәсендә яши. Тормыш иптәше Галина Ивановна — «Теплосервис» ҖЧШендә производство-техник бүлеге инженеры. Алар — тырыш, үрнәк гаилә. Гаилә башлыгы сеңелләренә дә ярдәм итәргә өлгерә, әнисе янында еш булып, аның барлык эшләрендә төп ярдәмчесе. Ә ял көннәрендә Кузьминнар йорты балалар шавына күмелә.

Клара Ермолаева, Зәй офыклары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев