Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Семен Фёдоров: «Халыкны берләштерү, Татарстанны үстерү максатыннан...»

Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы киңәшчесе, Татарстан варислары иҗтимагый оешмасы председателе, Россия яшьләр сәясәте тармагының атказанган хезмәткәре «Туганайлар»га зур бәя бирә.

— Республика керәшен оешмасы эшеннән мин бик канәгать. Менә ничә ел инде бу оешмабызның идарә члены булып торам. Балалар өчен үткәрелә торган чаралар да, өлкәннәр өчен була торган бәйгеләр дә, гаиләләр өчен уздырыла торганнары да — төрле юнәлештә булсалар да — барысы да халыкны берләштерү, Татарстанны үстерү максатыннан оештырыла. Шунысы шатландыра. Төбәкара бәйләнешне генә алсак та, безнең керәшеннәр Башкортстанда бар икән, без алар белән дә элемтәдә. Чиләбедә бар икән кан кардәшләребез — алар белән дә ныклы элемтә булдырылган. 

Теләче районының Колбагыш авылы керәшене буларак, «Туганайлар» газетасын үзем дә алдыртам, туганнарга да яздыртам. Газета керәшеннәр тормышын төрле яклап яктырта. Махсус хәрби операциядәге егетләр турында да язасыз. 

Әле күптән түгел генә патриотик тәрбия буенча координацион совет утырышына булган идем, анда да махсус хәрби операцияне күбрәк яктырту кирәклеге турында сүз барды. Театрларның репертуарында да патриотик темадагы әсәрләрне күбрәк кертү, вакытлы матбугатта да моңа аерым игътибар бирергә кирәклеге әйтелде. 

Монда никадәр генә тыныч, ничек кенә рәхәттә яшәсәк тә, анда бит сугыш дәвам итә, шуңа күрә андагы егетләребезне онытмаска, алар турында күбрәк язарга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев