Зәй районының Сәвәләй авылындагы «Искорки» волонтерлар төркеме үз эшен 2024 елның 2 февралендә башлап җибәрде.
Төркемне оештыру инициаторы - Сәвәләй авылында яшәүче активистка Анна Рябова. Төркем оештыру, авыл кешеләрен берләштерү, материаллар китерү һәм башка бик күп эшләрне нәкъ менә ул үз өстенә ала.

Нигездә, челтәрне пенсия яшендәге хатын-кызлар үрә. Авыл клубына алар эшкә кебек йөриләр, Бу мөһим эшкә зур җаваплылык белән карыйлар. Әгәр элек аларның һәркайсының үз шәхси мәшәкатьләре булса, хәзер алар бер уртак максат – сугышчыларга ярдәм итү өчен бер команда булдылар.

“Шушы арада авылыбызның хатын-кыз волонтерлары 242 ятьмә үрделәр. Бу бик югары күрсәткечләр. Алар көн саен клубка килә һәм без барыбыз да илебезгә иминлек телибез”,– клуб мөдире диде Ләйлә Сабаева.
Нет комментариев