Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарсаз-Багражлылар элеккеге сандыкларны төзекләндергәннәр

Зәй районындагы Сарсаз-Баграж авылының “Күңелем бизәге” һәвәскәрләр берләшмәсе членнары, мәдәният йортында оештырылган музейдагы сандыкларны реставрацияләү белән шөгыльләнәләр.

Сарсаз-Багражда музей 2012 елда ачыла. Ул вакытта мәдәният хезмәткәрләре һәм китапханәче Клара Фролова музейны ачу эшендә зур өлеш кертәләр. Хәзерге вакытта анда бик күп төрле экспонатлар саклана.

Сандык үзе шкаф та, карават та, өстәл дә булган элгәре. Яшь киленнең бирнә сандыгы үзенә туган йорт җылысын да сыйдырган, күз нурларын түгеп чиккән сөлге-тастымалны, яулык-күлмәкләрне, сабын-кершәнне дә...

“Ике зур сандык бездә. Калай белән эшләнгәнен музейга Анастасия Малова тапшырды. Ул сандык эчендә үзе яшь чакта чиккән карават япмасы, әнисенең киндер күлмәге, альяпкычы да бар.

Икенче агач сандыкны музейга Николай Мартемьянов бирде. Бу сандыкта элеккеге көнкүреш кирәк-яраклары саклана. Тагын 3 кечкенә сандык-чемодан да бар”, – дип сөйләде клуб мөдире Алексей Герасимов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев