Зәй районының Сарсаз-Баграж авылы мәктәбендә Белем көнендә тугызынчы класс укучылары елдагы традицияне дәвам иттеләр.
Алар беренче класска керүчеләргә теләк-киңәшләр язылган, кәгазьдән ясалган самолетиклар бүләк иттеләр. Һәр мәктәп Белем бәйрәмен үзенчә оештыра. Ә Сарсаз-Баграждагы әлеге күркәм традиция барлык укучыларга да, әти-әниләргә дә, укытучыларга да ошый. Бу әлеге генә мәктәп бусагасына аяк баскан укучыларның кыюлыгын арттыра, аларда өмет-ышаныч уята.

«Яңа уку елының беренче дәресен беренче класс укучылары өлкән остазларының үзләренә юллаган теләкләрен укуга багышладылар. Уку елы азагында беренче класс укучылары соңгы кыңгырауда бер ел элек әйткән җылы сүзләре өчен чыгарылыш класс укучыларына рәхмәт белдерәчәкләр», – дип яздылар Сарсаз-Баграж мәктәбеннән.
Нет комментариев