Сарман районының авылларында Питрау бәйрәменә әзерлек бара
Хәбәрләр

Сарман районының авылларында Питрау бәйрәменә әзерлек бара

Бу көннәрдә район башлыгы Фәрит Хөснуллин Ләке авылында район җитәкчеләрен hәм мәдәни чараларны үткәрү буенча җаваплы хезмәткәрләрне эшлекле киңәшмәгә җыйган.

Көн тәртибендә авылда традицион Питрау бәйрәмен уздыру мәсьәләсе каралган. Ләке авыл җирлеге башлыгы Юрий Антонов чараны әзерләү планы hәм җаваплылар белән таныштырган.

Чыганак


Нет комментариев