Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Роза Маракина: Бала үсешендә халык уеннарының роле зур

Мөслим районының Мөслим авылында яшәүче Роза Маракина (Тимашова) балалар уеннары турында үз фикерләрен әйтте.

Балага тәрбия биргәндә уенның роле бик зур. Уйлау, үсеш, моторика, сәламәтлекне ныгыту, мөстәкыйльлеккә өйрәтү, дуслык, коллектив төшенчәләрен аңлау – баланың формалашуында бик мөһим нәрсәләр.

Мөслим районының Мөслим авылында яшәүче Роза Маракина (Тимашова) бу хакта үз фикерәрен әйтте:

“Безнең буынга бәхетле балачак тәтеде. Җәен-кышын, язын-көзен урамнан алып кереп булмый иде бит. Үзебезнең халык уеннарыбызга берни җитми. “Ватык телефон”, “Самавыр”, “Качышлы”, “Йөзек салыш”, “Почмак алыш” һәм тагын бик күп без яраткан уеннар. Өйдә кәгазьдән курчак ясап, аны әллә нинди киемнәргә киендерүләр. Олылардан күреп (үзенә күрә тормышны өйрәнү булган икән), кибетле, укытучы, табиб булып уйнау. Уенга бирелеп, бар дөньяны оныта идек.

Кызыбыз Настя үскәндә дә телефоннар заманасы түгел иде әле. Рәхәтләнеп урамда уйнады, кечкенә балаларны җыеп та уйната иде. Өйдә рәсем ясап, буяу; әтисе белән берлектә зур пазллар төзү, журналлардан төрле башваткычлар, ребуслар чишүне яратты. Хәзерге балалар турында "кулларына телефон тотып туалар", диләр. Сабыйга чүлмәккә утырганда да, ашаганда да заманча уенчыгы кирәк. Телефон, смартфон, гаджетлар – уңайлы булсалар да, шактый зыянлы нәрсәләр. Балалар өчен бу «уенчыклар» аеруча файдага түгел. Минемчә, балага тәрбия биргәндә гадәти уеннарның роле бик зур. Җир шарындагы барлык балаларга да бәхетле балачак телим”, – диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев