Россиянең кайбер төбәкләрендә аномаль салкын һава торышы көтелә
Мәсәлән Төньяк-Көнбатыш федераль округының көнчыгыш өлешендә 30 градус салкын булачак, бу нормадан сигез градус түбән.
Бу хакта Россия Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән РИА Новости яза.
«Комида – 23-23, 30 градуска кадәр салкын була, көндез дә 16-21 градус суык көтелә. Архангельск өлкәсендә, бигрәк тә Ненец автоном округында төнлә 20 градустан түбән, көндез 13-18 градус була», – диде белгеч.
Моннан тыш, Идел буеның төньягында да түбән температуралар була. Пермь краенда һәм Түбән Новгород өлкәсендә төнлә 17 градуска кадәр суыта, Санкт-Петербургта 17-12 градус салкын була. Әмма көндез температура плюс күрсәткеченә кадәр күтәрелә, соңыннан ялларга кадәр җепшек булачак.
«Бүген төнлә Мурманск өлкәсендә температура бик нык төште, 33-35 градуска кадәр җитте. Бу сирәк очрый торган хәл, әмма инде алдагы көннәрдә температураның әкренләп күтәрелүе фаразлана. Карелиядә минус 17-21 градус булды», – диде Роман Вильфанд.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев