Россиядә киләсе елларда да халыкны кайтыртуга, илнең оборона куәтен ныгытуга зур игътибар биреләчәк.
Премьер-министр Михаил Мишустин белдерүенчә, иң мөһиме — социаль ярдәм күрсәтүгә кагылышлы барлык бурычларны да үтәү.
2024 елда бюджетка 36 триллиион сум табыш керергә тиеш, ә чыгым 36,6 триллион сум тәшкил итәчәк.
Бюджетта барлык социаль программаларны да финанаслау каралган: ана капиталы, балалы гаиләләргә адреслы ярдәм күрсәтү, аз керемле гаиләләргә ярдәм итү һәм башкалар.
Бердәм пособие түләүгә — 4,4 триллион, яңа мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзүгә 111 миллиард сум акча тотылачак.
Нет комментариев