Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Россиядәге беренче БРИКС аудиториясе Казанда ачылачак

В.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының беренче проректоры Игорь Бикеев БРИКС аудиториясе ачылуы хакында хәбәр итте.

Ул ТР Иҗтимагый палатасында узган «БРИКС халыклары тормышны сайлый» халыкара социаль-мәдәни һәм эшлекле программа матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Россиядә уникаль, бердәнбер БРИКС аудиториясе ачылу минем өчен галим буларак иртәгесе программаның иң югары ноктасы булачак. Ул дәресләр үткәрү өчен генә түгел, ә төрле халыкара чаралар уздыру өчен дә билгеләнгән», — дип белдерде Бикеев.

Аудиториядә БРИКСка багышланган стендлар булачак. Дәүләтара берләшмә концепциясе әле 1998 елда ук барлыкка килгән, дип саный Бикеев. Ул вакытта Евгений Примаков Россия-Һиндстан-Кытай өч дәүләт берлеген булдырырга тәкъдим иткән.

«Бу аудитория генә түгел, ә сәнгать әсәре дә», — дип өстәде Казан инновацион университетының беренче проректоры.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев