Бу фото, чама белән, 1943 елда Балык Бистәсендә төшерелгән булырга тиеш. Анда –элекке Корноухово районының Надежда поселогында яшәүче Харитоновлар гаиләсе.
Корноухово районы 1954 елның 22 ноябрендә юкка чыгарыла, ә аның җирләре Балык Бистәсе һәм Лаеш районнарына кушыла. Соңгы кешеләре 1961 елда күчеп киткән Надежда поселогы да җир йөзеннән юкка чыга.
Фотодагы кулына гармун тоткан малай – Яков (1936 елгы). Аның янәшәсендә – гаилә башлыгы, сугыштан сул кулы имгәнеп кайткан Петр Иванович (1900 елгы). Яулыгын артка чөеп бәйләп, муенына тамакса такканы – аның хатыны Ольга Ильинична (1907). Аларның уртасында – икенче уллары Павел (1939 елгы), ә артта басып торганы – олы кызлары Александра (1924 елгы).
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев