Республикакүләм Питрау бәйрәменең көне билгеле
Хәбәрләр

Республикакүләм Питрау бәйрәменең көне билгеле

Мамадыш районының Җөри авылы янәшәсендә урнашкан Тырлау аланында республикакүләм “Питрау” керәшен мәдәнияте фестиваленең уздырылу көне билгеле булды.

«Питрау» керәшен мәдәнияте бәйрәме ел саен Мамадыш районының Җөри авылында уза. Татарстан районнарыннан бәйрәмдә катнашучы иҗат коллективлары саны елдан-ел арта бара. «Питрау»га Россиянең башка төбәкләре вәкилләре дә килә. Быел фестиваль 26нчы тапкыр узачак. 

Керәшен мәдәнияте фестивален быел гадәттәгечә шимбә көнне үткәрәчәкләр. Бәйрәмнең төгәл датасы - 2024 елның 13 июле.

Алина Кондратьева фотосы


Нет комментариев