Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Республикада яңа квартира бәяләре бик нык арткан

Бездә бер ел эчендә яңа төзелгән йортларның бәясе 13,5 процентка арткан.

Шушы елның январенда Казандагы яңа квартирларда 1 квадрат метрның уртача бәясе 198 мең сум тәшкил иткән. Бу — Мәскәү өлкәсендәге бәяләр шикелле. Бездә бер ел эчендә яңа төзелгән йортларның бәясе 13,5 процентка арткан, ягъни илнең башкаласы Мәскәү белән чагыштырганда бәяләрнең арту темпы ике мәртәбә күбрәк. «Яндекс Недвижимость» әнә шундый саннар китергән. Әлеге сервис аналитиклары фикеренчә, Казан тирәсендә төзелеш бик нык бара, шунлыктан республикадагы бәяләр дә башкалабыз Казанныкына якынлаша икән. Бер ел эчендә республикада яңа йортларның бер квадрат метрының уртача бәясе 21,4 процентка арткан. 

Бәяләр чагыштырмача азрак арткан зур шәһәрләрдән Санкт-Петербургны (4,3 процентка), Ленинград өлкәсен (4,9 процентка), Мәскәүне (6,7 процентка) китерергә була. 

Мәскәүдә яңа квартирдагы 1 квадрат метрның уртача бәясе 2024 ел башына 320 мең сумга җиткән, Санкт-Петербургта — 240 мең сумга. Россиядәге иң кыйммәтле күчемсез милек — Сочида, «Яндекс Недвижимость» мәгълүматы буенча, анда бер квадрат метр 409 мең сум тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев