Республика конкурсының төбәк турында зәйлеләр җиңү яулады
Хәбәрләр

Республика конкурсының төбәк турында зәйлеләр җиңү яулады

18 декабрьдә Баулыда «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән» республика конкурсының төбәк этабы узды.

Бәйгедә сигез районнан 50 конкурсант катнашты. Катнашучылар төрле номинацияләрдә җиңү өчен көрәштеләр. Барлык конкурсантлар да — гаиләләрендә, хезмәтләрендә үрнәк кешеләр, талантлы, күпкырлы шәхесләр, үзләренең эшлекле сыйфатларын, иҗади потенциалын уңышлы гамәлгә ашыралар һәм иҗтимагый эшләрдә актив катнашалар. 

Зәйдән төбәк бәйгесендә биш кеше үзен сынады. «Хатын-кыз — ана» номинациясендә Югары Баграж авылыннан Ирина Кондратьева, «Өченче буын герое» номинациясендә Әнисә Шәфиева, «Һөнәрем — минем язмышым» номинациясендә Флүрә Гыйниятова, «Хатын-кыз — мәдәният һәм рухият» номинациясендә Югары Пәнәче мәдәният йорты директоры Илһамия Гарифуллина, «Лидер ир-ат» номинациясендә «Гвардия» эзтабарлар отряды җитәкчесе Виктор Никифоров җиңүче Дипломнары белән бүләкләнде. 

Төбәк этабы нәтиҗәләре буенча җиңү яулаган Зәйдән барлык конкурсантлар да Казанда узачак финалда катнашачаклар.

Зәй офыклары


Нет комментариев