Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Питрәчтә яшәп, күркә үрчетүче карендәшебез: «Алар мине адымымнан ук таный»

Соңгы елларда дөрес тукланырга яратучылар күркә итенә өстенлек бирә башлаган. Майлы каз итеннән аермалы буларак, күркә ите – диетик, тавыктан аермалы буларак, күркәгә үстерү гормоннарын кертеп булмый, шуңа өстәп, күпләрне тавык ите шактый туйдырды да.

«Республика Татарстан» хәбәрчесе Фәридә Якушева Татарстанда күркә үрчетү белән шөгыльләнүчедә кунакта булган һәм бүгенге көндә әлеге тармак нинди хәлдә икәнен белешкән. Бу хакта Татар-Информ хәбәр итә. 

58 яшьлек Николай Шалканов Питрәч районы Әлбәдән авылында туган, ләкин бөтен гомере буена диярлек шәһәрдә яшәгән. Армиядән соң ул Казанда шофер булып эшкә урнаша, өйләнә, 3 бала әтисе була, хәзер аның 5 оныгы бар. Тормышы яхшы гына барса да, 50 яшьләренә җиткәч, Николай, шәһәрдән туеп, туган авылына кайту теләге белән яна башлый.

«Бу – «кан тарту», – дип саный ул. – Минем бит әтием ягыннан да, әнием ягыннан да барлык ата-бабаларым авылдан.

Нәтиҗәдә, 5 ел элек Шалкановлар, Казандагы 4 бүлмәле фатирларын сатып, акчаларын балаларына тараткан һәм Әлбәдәнгә, әти-әниләре йортына кайткан.

Тыныч кына барган авыл тормышын пандемия боза... Николай белән хатыны коронавирус йоктырган, Николай бу авыруны җиңеп чыккан, ләкин менә хатыны терелә алмаган. Хәзер тол ир хуҗалык белән берүзе идарә итә. Хуҗалыгы зур түгел, чөнки Шалканов фермада шофер булып та эшли – өлгерә алмый.

– Башта куяннар үрчетеп карадым, аннары моннан баш тарттым. Алар тиз үрчесәләр дә, бик зәгыйфьләр, бераз гына җил тисә дә үләләр. Кечкенә генә инфекция дә тиз арада йогып, барысын да юк итә, – дип сөйли ул.

Ә менә йорт кошларын үрчетү бик кызыклы һәм, иң мөһиме, бик үк авыр эш түгел, ди Шалканов. Ул йорт кошлары өчен махсус абзар салган, анда йомырка салучы тавыклар, бройлер тавыклары һәм индоуткалар үстерә башлаган. Йорт кошларына ризыкны үзе әзерли: кечкенә тегермәндә солы, арпа, борчак, кукуруздан он ясый, шуңа пешкән бәрәңге өсти. Фермер продуктын сатып акча эшләми, итен дә, тавык йомыркаларын да оныклары белән балаларына бирә. Җәйгә таба, тавыклар йомыркаларны бик күп сала башлагач, аларны өлкән яшьтәге авылдашларына өләшә.

2023 елда ул күркә үрчетү белән шөгыльләнә башларга була, һәм шуның белән мәшәкатьләре дә арта. Йорт кошларын күрсәтү өчен, Николай мине үзенең кош фермасына алып барды, анда күркәләр өчен аерым бүлек ясалган.

Күркәләр мине күргәч тә бераз аптырап калдылар, әмма берничә минуттан соң алар, миңа озын муеннары белән сузылып, кулымнан күчтәнәчләр эзли башладылар.

– Алар – бик кызыксынучан һәм мәгънәсез кошлар, бөтен нәрсәне беләселәре килә, һәр нәрсәне чукып карыйлар, – дип сөйли Николай.

– Шул ук вакытта бик ышанучан һәм кешеләргә бәйле кошлар. Алар мине адымымнан ук танып ала, каршы алырга йөгереп киләләр. Күркә үстерү – җиңел эш түгел. Үскәннәре әллә ни мәшәкатьле түгел, ә менә чебешләрен карау бик авыр. Туклануга да, тәрбиягә дә бик таләпчән кошлар. Шуңа күрә аларны үрчетүне дәвам итәргәме-юкмы икәнен әле төгәл белмим, – ди ул.

Чыннан да, күркә үрчетү сәнәгать масштабында да проблемалы. Советлар Союзы таркалгач, кошчылыкның бу тармагы бөтенләй диярлек юкка чыккан. 1980 еллар ахырыннан 2000 елларга кадәр күркә үстерү белән шәхси яки кечкенә фермер хуҗалыкларында энтузиастлар гына шөгыльләнгән.

Фото: © «Республика Татарстан», Фәридә Якушева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев