Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Парлы киләчәк теләп

Тукай районының Чаллы шәһәре ЗАГСында тагын бер пар язылышты – керәшен егете Михаил белән татар кызы Алсу.

Яңа гаиләне рәсми теркәү тантанасында аларның шатлыкларын дуслары, якыннары һәм егетнең әнисе Валентина Николаевна да уртаклашкан. Тукай районы газетасында язылганча, Валентина Тихонованың өч улы да сроклы хәрби хезмәт үтәгәннәр. Махсус хәрби операциядәге бу улы ялга ике мәртәбә кайткан инде.

Шушы икенче кайтуында, Михаил үзенең сөйгәне Алсу белән гаилә корган. «Балалар әле үземне Соль-Илецкида ял иттереп кайтардылар. Алсу Чаллыдагы заводларның берсендә эшли. Сөйләшеп торабыз. «Михаил кайткач, бергәләп ял итәргә барырбыз», дип тә күңелемне күтәрә Алсу. Дүртмунча авыл җирлеге башлыгы Радик Ситдыйков терлекләремә кышлык печән китертте. Утын да кайтартачакларын әйтте. Махсус хәрби операциядәге улыма әйбер алып җибәрергә дип, авылдашлар 30 мең сум акча җыеп китерделәр. Рәхмәт, хәлне белешеп торалар, — дип сөйләде Валентина Николаевна. — Улым Михаилны Алла үзе сакласын дип телим. Аның үзенең һәм иптәшләренең исәнлеге өчен, үзебезнең Кабан-Бастырык авылындагы Михаил Архангел чиркәвендә шәмнәр куям. Чиркәүдә укып йөрүче җиңгәм Настя Кукина да шәмнәр куя. Безнең теләкләр, Ходайның ярдәме белән, улым исән-сау кайтып, Алсу белән бәхетле тормышта яшәсеннәр иде».

Лия Мәрдегалләмова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев