Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Олы Тәрбиттән Надежда Галкина яңгыр явып киткәч үк урманга ашыга

Кайбыч районының Олы Тәрбит авылында туып-үскән, хәзер дә шунда яшәп килүче Надежда Галкина кечкенәдән үк гөмбә җыю белән мавыга.

Надежданы кечкенәдән үк әнисе үзе белән урманга алып барып, гөмбәләрне аерырга, җыерга өйрәткән. 

 – Гөмбә, җиләк җыю кебек табигатьтә, саф һавада эшләнелә торган әйберләрне яратам мин. Кечкенәдән шулай ияләшкән. Мин әле «любитель» гына, әнием әлегә кадәр көндә йөри гөмбәгә, быел уңды бит, – дип сөйли Надежда. 

Кайчандыр аны әнисе өйрәткән булса, хәзер Надежда үз балаларын да шушы эшкә күнектерә. 

 – Бәләкәйләрен үзебез белән алырга куркам әле, әмма олы улым Раянга бик ошый бу эш, мин үзем бармаганда әбисенә ияреп йөри, – ди ул. 

Сезон башлангач Галкиннар гаиләсе 25-30 килограммга якын төрле-төрле гөмбәләр җыйганнар: майлы гөмбә, корыч, шампиньон. 

 – Гөмбәне үз авылыбыз башындагы яшь нарат урманында җыябыз. Минем иң яраткан гөмбәм – корыч гөмбәсе. Берникадәрен кышка катырып куйдык, күп өлешен мариновать иттем, – дип сөйли Надежда. 

Надежда куллана торган гөмбә маринадлау рецепты: 
Башта гөмбәне юып, 20 минут тозсыз суда пешерергә кирәк. Аннан соң гына маринад әзерләргә керешәбез.

Маринад өчен 1 литр суга 2 аш кашыгы шикәр комы, 2 аш кашыгы тоз, 2 аш кашыгы уксус, 2 аш кашыгы үсемлек мае салып, килеп чыккан маринадны кайнатып аласы. Аннары 2 лавр яфрагы, 6 данә түгәрәк кара борыч, 2 тырнак сарымсак салып, яңадан кайнатып чыгарырга.
Чайкап алынган гөмбәләрне әлеге маринадка салып, 10 минут пешергәннән соң,  стерильләштерелгән банкаларга тутырырга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев