Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Олы көн алдыннан авыл чиркәүләрендә өмәләр уза

Олы көн – халкыбыз өчен иң якты һәм көтеп алынган бәйрәм.

Һәр ел саен Олы көн бәйрәме алдыннан чиркәүләр, өйләр, йорт тирәләре матур итеп чистартыла, юыла.

Кайбыч районының Хуҗа Хәсән авылы халкы күрше Турминское авылы чиркәвенә йөри.

«Бүген җыелышып чиркәүне юдык, чистарттык. Әлеге эш бездә ел саен башкарыла. Олы бәйрәм-Олы көн җиткәнче барлык өйләрне юабыз, урамнарны, су буйларын чуп-чардан чистартабыз. Бу иман йортын җыештырырга, юарга пенсионерлар йөри. Җыештырып беткәч, тәмләп чәйләр әчәбез. Өстәлне бергәләшеп, Матушка Надежда Ермолаева ярдәмендә оештырабыз. Бик матур итеп, эшлибез, эшебездән ләззәт алып, шатланып өйләргә таралышабыз», — дип хәбәр итте Ольга Боярина.

«Аллага шөкер! Отец Александрның  бәхиллеге белән безнең чиркәүдә дә җыештыру, чистарту эшләре башкарылды. Җыештыру эшендә яшьләр дә, өлкәннәр дә катнашты. Эшебезне тәмамлагач, табын әзерләдек, чәй эчтек. Күңелгә рәхәтлек алдык”, – дип язды Сарман районының Ләке авылыннан Лидия Карпова.

 

Теләче районындагы Колбагыш авылы керәшеннәре күрше Карабаян чиркәвендә өмә уздырдылар.

Халык телендә Колбагыш дип йөртелә торган Иске Карабаян авылының үз чиркәве юк. Колбагыш керәшеннәре, элек-электән, үзләреннән бер чакрым ераклыкта урнашкан рус авылы Карабаяндагы Изге кыз Мария чиркәвенә йөриләр.

— 18 апрельне ару көн диделәр дә, алдан вакытын билгеләп, Колбагыштан унлап кеше җыелып, чиркәүне юып-җыештырып кайттык. Пасха алдыннан, ел саен, үз өйләребезне югач, чиркәүне дә җыештырабыз, юабыз. Көзгелектә, бәрәңге алгач, чиркәүне тагын юып чыгабыз, — дип хәбәр итте безгә Колбагыштан Мария Степанова. 

Колбагышлылар чиркәүдәге өмәгә машиналар белән төшкәннәр. Ул Карабаян авылында кышкылыкта берничә өйдә генә кеше яши икән. Калган йортларга кышын кайтып-китеп кенә йөриләр. Аның каравы, «дачниклар авылы» гына булып калган Карабаянга җәйгелектә халык шактый җыела, диләр. 

Чиркәүдәге келәүләргә настоятель Дмитрий Сизов килеп йөри. Әгәр дә Карабаянның үзеннән дә берничә рус килгән булса, келәүне керәшенчә генә түгел, ә ике телне аралаштырып алып бара икән.

— Өмәнең кайчан буласын читтә яшәүче авылдашларга да әйтәбез. Казанда торучы авылдашыбыз Петр Петров өмәгә хатыны Анастасия белән кайтты. Чиркәүнең алтарен Петр бик чиста итеп юды. Җылы суны чиркәүне карап торучы рус Александр Кислов үз өеннән алып керде. Аның өе чиркәү янында гына. Барыбыз да тырышып эшләдек. Өмәдән соң, чыгышлары белән үзебезнең Колбагыштан булган, шушы рус авылы Карабаянда торучы Зоя Христофорова һәм энесе Егор үз өйләрендә ураза ризыклары белән чәй эчертеп, сыйлап җибәрделәр, — дип сөйләде Мария Андреевна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев