Олы Кайбыч авылының «Имәнлек» паркында керәшен җырулары яңгырады
Хәбәрләр

Олы Кайбыч авылының «Имәнлек» паркында керәшен җырулары яңгырады

20 июль көнне, Кайбыч районы Олы Кайбыч авылының «Имәнлек» паркында, «Керәшен йолдызлары» төркеме тарафыннан оештырылган ял концерты тәкъдим ителде.

«Ерак араларны якын итеп килеп, әлеге искиткеч матур чараны оештырулары, безгә күркәм мизгелләр, күңел күтәренкелеге, яхшы кәеф бүләк итүләре өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез», – дип яздылар Кайбыч мәдәният йорты хезмәткәрләре.

Бәйрәмдә райондагы күп кенә керәшен авылларыннан ансамбльләр, аерым җырчылар катнашкан. Килгән тамашачылар чыгышны яратып кабул иткәннәр, көчле алкышларга күмгәннәр.

Фото, видео: Районный-Дом-Культуры Большие-Кайбицы


Нет комментариев