«Твори добро Нижнекамск» төркеме әгъзалары хәбәр иткәнчә, чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган.
Агач үсентеләре утыртуга барлыгы егермегә якын энтузиаст кушылган. Иң яшь катнашучыга — 6 яшь, ул әти-әнисе белән бергә эшләде. Барлыгы 52 агач утыртылды — 31 нарат һәм 21 каштан.
«Начар һава торышына карамастан, шимбә өмәсен барыбер үткәрергә булдык. Мәдәният йорты янында «Твори добро Нижнекамск» төркеменең алты активисты, мәдәният йорты җитәкчесе һәм хезмәткәрләре, хезмәт ветераннары, күрше йортларда яшәүчеләр җыелды», — дип яза оештыручылар.
ТАТАР LIFE сайты
Нет комментариев