Ольга Афоновадан Питрау турында шигырь
Ольга Николаевна Зәй районының Әхмәт авылында туып-үскән. 1999 елдан Түбән Кама шәһәрендә яши.
“Минем иң яраткан бәйрәмнәремнең берсе – Питрау. Бу бәйрәмне безнең районда ел саен Кашка тау итәгендә, матур табигать кочагында үткәрәләр. Райондашларым оештырган Питрау бәйрәменең матурлыгын сүз белән генә сөйләп, аңлатып бетереп булмый, аны килеп күрергә кирәк! Сезнең игътибарыгызга нәкъ менә шушы бәйрәмгә багышлап язылган шигыремне тәкъдим итәм», – дип сөйләде ул.
Ямьле Питрау бәйрәме.
Июль аеның уникесе –
Ямьле Питрау бәйрәме.
Бергәләшеп бәйрәм итик,
Кашка тауга әйдә әле!
Күп кунаклар килгән безгә
Питрау бәйрәмен зурлап.
Бәйрәм күңелле узар
Көн буе уйнап, җырлап.
Керәшенемнең бу бәйрәме –
Иң матурларның берсе.
Син дә, дустым, читтә калма
Кил әйдә, үзең күрче!
Питрау көнне табигать тә
Сихри көчләргә ия.
Себеркесе белән чабынсаң,
Сихәте бик тиз тия.
Питрау көнне иртүк торып,
Болын, кырларга чыксаң,
Күп чирләрдән арынырсың
Чык белән битең юсаң.
Питрау мәтрүшкәсе җыярга
Урман, кырларга барыйк.
Кошларның матур сайравын
Туйганчы тыңлап калыйк.
Матур бәйрәмдә катнашып,
Күңел ачулар рәхәт.
Бу бәйрәмне оештырган
Һәр кешегә зур рәхмәт!”
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев