Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Оксана Сидорова: «Хыялларың турында гына уйлап, юкны көтеп утырмаска кирәк»

Соңгы арада «визуализация», «карта желаний» дигән терминнар бик популяр. Керәшен яшьләре әлеге методикаларны кулланамы? Шул турыда үзләреннән белешергә булдык.

Һәрберебезнең күңелендә хыял яши. Һәм һәркайсыбыз, тылсымлы таяк белән бер селкүдә, аларның чынга ашуын тели. Телефон экранына да матур-матур картинкалар куеп, шул фотога «эх» дип карап, көненә ничә мәртәбә хыялланабыз. Бу турыда яшьләр ни уйлый?

Оксана СИДОРОВА, Казан, 23 яшь, юрист:

– «Карта желаний» турында ишеткәнем булса да, ясап караганым юк. Визуализация дигән нәрсәгә дә бик ышанмыйм, ләкин хыялым чынга ашар дип, күңелдә бер өмет кисәге яши. Бу инде күбрәк күңелне тынычландырыр өчен. Телефонның заставкасына да теләсә нинди түгел, ә мотивация бирә торган фотолар, язулар куям. Мин – рациональ фикер йөртә торган кеше. Максат куеп, шул юнәлешкә таба атларга, эшләргә кирәк дип саныйм, ә хыялларың турында гына уйлап, юкны көтеп утырмаска.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев