31 август көнне Саба районының Шәмәрдән авылындагы Җиңү паркында “Татарстан дигән Ватаным бар” дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрелде.
Республика, район, авыл тарихы, табигате, шәһәрләре, күренекле шәхесләре белән таныштыру максатыннан оештырылган әлеге кичәдә Кырбаш авылының “Нардуган” фольклор ансамбле дә катнашты.

«Чара туган як, туган ил турында җырлар һәм шигырьләр белән үрелеп барды. «Нардуган» керәшен җыруларын яңгыратты. Катнашучыларга бүләкләр тапшырылды», – дип сөйләде Кырбаш авылы клуб җитәкчесе Надежда Черненко.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев