Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Монай авылында яңа ФАПка нигез салынган

Менделеевск районында тагын бер яңа ФАП төзеләчәк.

Фундаментны монтажлау Монай авылында башланды. Бу хакта Менделеевск үзәк район хастаханәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Төзелеш эшләре тәмамлангач, халык яңа фельдшер-акушерлык пунктына ярдәм сорап мөрәҗәгать итә алачак. ФАПлар «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү»программасы кысаларында төзелә. Менделеевск районында 24 фельдшер-акушерлык пункты төзелгән инде. Узган ел Тойма авылында яңа ФАП ачылган.

ФАП-авыл халкына табибка кадәр медицина ярдәме күрсәтә торган беренчел учреждение. ФАПлар авыл торак пунктлары территориясендә урнашкан медицина ярдәме системасының алыштыргысыз элементлары булып тора һәм халыкны медицина ярдәме белән тәэмин итә. Бу авылда бердәнбер кулай медицина хезмәте күрсәтү урыны! Дәвалау-профилактика хезмәте күрсәтүдә, профилактика һәм сәламәтләндерү чаралары комплексын уздыруда ФАП мөһим роль уйный.

Менделеевский муниципальный район

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев