Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мәшләк балалары Үри Чаллысының мәдәни мирас һәм тарих керәшен музеенда булганнар

Югары Мәшләк мәктәбенең «Тургай» һәм «Эколята» лагерында ял итүче укучылар укытучылары белән берлектә музейда булганнар.

Тарихи хәтере кыска булган халыкларның гомерләре дә озын булмый. Тарихсыз, телен югалткан, диненнән тайпылган, гореф-гадәтләре белән санлашмаган халыклар, тарих күрсәткәнчә, замана, вакыт арбасыннан төшеп калып, юкка чыгалар. Тарихта аларның кайсыдыр чорда яшәгәнлекләре турында гына язма хәбәр генә кала. Бу юлдан баручы халыкларның киләчәге юк. Моның өчен һәр бала үз гаиләсенең нәсел-җебен, туган җиренең тарихын белергә, шуның аша үз халкына, милләтенә якынаерга тиеш.

Шушы очракта гына яшьләребез милләт җанлы булып җитлегә, аларда милли аң ышанычлы, гомер буена үзгәрмәс булып формалаша. “Балачагында алган тәрбия чәч агарганчы бергә булыр. Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”, - ди бит халкыбыз әйтеме. Яшьләрдә, бала-оныкларыбызда халкыбызның тарихи үткәне белән горурлану хисләре тәрбияләү – һәрберебезнең бурычы.

Чыганак һәм фотолар:  Үри Чаллысының мәдәни мирас һәм тарих керәшен музееннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев