Хәбәрләр

Мәлки авылы халкы “Кичке уен”га җыелган

Кайбыч районының Мәлки авылында бәйрәм уеннар, җыр-биюләр белән үрелеп барган.

Кичке уеннар элгәредән халкыбызнын иң матур, иң күркәм, йолаларыннан саналган. Мәлки авылында ел да «Кичке уен» бәйрәме уза икән. Быел да авыл халкы — кечесе, олысы, хәтта шәһәрдән кайткан балалар да җыелып, бәйрәм иткәннәр.

«Кичке уен» ел саен була бездә. Китапханәче Нина Маланьева белән бергә оештырдык. Бик күп төрле уеннар әзерләдек: чүлмәк вату, күкәй җыю, чуен чүлмәк күтәреп йөгерү, кулъяулык салу. Барыбыз да рәхәтләнеп ял иттек, уйнадык, җыр-биюләр белән бәйрәм иттек. Соңыннан бергәләп чәй эчтек", — диде Мәлки авылының күп функциональ үзәге җитәкчесе Татьяна Якимова.


Нет комментариев