Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мәләкәстә авыл үзешчәннәре сәхнәдә чыгыш ясады

Тукай районының Мәләкәс авылы мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган бик матур концерт оештырылган.

Сәхнәдә авыл үзешчәннәре чыгыш ясады. Кичә “Һәрвакыт булсын кояш” җыры белән башланып китте. “Яшьлек” бию коллективының өч төркеме катнашып, төрле милләт биюләрен күрсәтте.

“Питрау" халык фольклор коллективы керәшен җыруларын яңгыратты. Бәйрәм кичәсен алып баручы Анна Саттарова һәм Аркадий Умнов хәрби хезмәттә булган һәрбер ир-атны котларга да, бүгенге көндә Ватан алдындагы бурычларын үтәүче егеләрне сәламләргә дә, хәрби махсус операциядә катнашучы ир-егетләребезнең гаиләләренә теләктәшлек белдереп, рәхмәт әйтергә дә җитештеләр. Солдатларыбыз хөрмәтенә Эльвина Самигуллина, Диана Еремеева, Рәис Миннегулов, Иосиф Катков, абыйлы-сеңелле Аида һәм Алексадр Прокопьевлар, бертуган Андрей һәм Николай Казанцевларның иң матур җырлары яңгырады. Бәйрәмгә ямь өстәп Иске Җирекле авылыннан “Җакын туганнар” фольклор коллективы да килгән иде. Кичә “Россия” дип аталган җыр һәм флешмоб белән тәмамланды. Сәгать ярымлык концерт бер тында үтте. Бәйрәм концертына җыелган халык артистларны алкышларга күмде”, – дип хәбәр итте "Питрау" өлкәннәр һәм яшүсмерләр ансамбле җитәкчесе Людмила Адамова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев