Лидия Әхмәтова: «Фольклорыбызны, йолаларыбызны онытмыйбыз, шуңа халкыбызның киләчәге бар һәм булыр, дип уйлыйм»
Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисткасы, Казан федераль университеты профессоры Лидия Әхмәтова үтеп киткән ел нәтиҗәләре һәм киләсе елга өмет-хыяллары турында сөйләде
- Әлбәттә, 2024 ел үзенчәлекле булды. Чөнки ул Россиядә «Гаилә» елы итеп билгеләнгән иде. Гаилә ул – безнең нигезебез. Гаиләне сакларга кирәк. Бүгенге көндә гаиләләрнең таркалу очрагы ешайды. Шушы уңайдан, узган елда гаиләләрне саклау чаралары күп оештырылды. Минемчә, бу кирәкле, халыкка үрнәк гаиләләрне, алардагы татулык, бердәмлек сыйфатларын күрсәтү, һичшисез, башкаларда да гаилә ныклыгын саклау хисләре уятачак. Һәркем үзенең әти-әнисен, әби-бабаларын хөрмәт итәргә, үз телләрен әйбәт белергә тиеш.
Тагын шуны да әйтеп үтәргә кирәк, безнең Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк ачылуга быел биш ел булды. Шушы вакыт эчендә бик зур чаралар үткәрелде, гаилә темасын да яктырттылар. Бер-берсен яратып яшәүче күп балалы гаиләләрне халыкка күрсәттеләр. Мин, чын мәгънәсендә, мондый үзәгебез барлыгына, анда эшләвебезгә горурланам, ул – безнең керәшеннәрнең нигезе. Арабызда искиткеч кешеләребез – галим Геннадий Макаровның, мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусованың булуына сөенәбез. Алар керәшенлекне саклау дилбегәсен тартып баралар. Шушы биналы булдырганы өчен, республика төбәк керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоровка рәхмәтлебез.
Без фольклорыбызны, йолаларыбызны онытмыйбыз, шуңа халкыбызның киләчәге бар һәм булыр дип әйтәсем килә.
Үзебезнең «Сәлам» ансамбле турында да әйтеп китми булмый. Ансамблебездә Геннадий Михайловичның үзе ясаган музыка инструментларында уйныйбыз. Киләчәктә керәшеннәрнең музыка уен коралларында профессиональ дәрәҗәдә уйнау мөмкинлеге булсын иде. Әлбәттә, халкыбыз – сәламәтлек, илгә – тынычлык, балаларыбыз бәхетле булсын. Махсус хәрби операциядәге егетләребез үз туган җирләренә, гаиләләре янына исән-сау кайтсыннар, – диде Лидия Алексеевна.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев