Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кызыл Тау авылы чиркәүле булачак

Кукмарада яңа чиркәүләр төзү, искеләрен яңарту буенча бүгенге көндә зур күләмле эшләр алып барыла.

Чынлап та, бүген шәһәр, район, авылларның күпчелегендә күзләрне куандырып, тирә-ягыбызны бизәп торучы чиркәү, храмнар бик күп. Әлбәттә, алар матурлыкка соклану өчен генә төзелмәгән, аларда халкыбыз тарихы, шатлык-борчуы, мәдәниятебезнең бай мирасы чагылыш тапкан.

2023 елның октябрь аенда Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев катнашында райондагы священниклар белән киңәшмә үткәрелгән иде. Киңәшмәдә авыллардагы чиркәүләрнең бүгенге көндәге торышы, төзелә торган изге йортлардагы эшнең торышы турында фикер алыштылар. «Районыбызда төрле милләт, төрле диндәге кешеләр яши. Безнең бурыч — милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту. Бу эштә авыл җирлеге башлыкларының, священникларның эшчәнлеге зур әһәмияткә ия», — дип искәртеп үткән иде Сергей Димитриев үз чыгышында. 

Кукмарада яңа чиркәүләр төзү, искеләрен яңарту буенча бүгенге көндә зур күләмле эшләр алып барыла. Югары Чура һәм Тәңкә авылында чиркәү төзекләндерелде. Үрәсбаш авылында чиркәү төзелеше төгәлләнде диярлек, Җиңү көнендә беренче келәү дә үткәрелде инде. Ә менә Кызыл Тау авылында әлегә фундамент кына ясалган. Район башлыгының, җирлек халкының ярдәме белән, төзелеш эшләре әкренләп дәвам итә. 

Чиркәү төзү инициаторы — шушы авылда яшәүче Никонор Федоров. 2015 елны авылдашларын җыеп сөйләшкәннән соң, 2016 елда аукционда отып, җир ала. Ләкин суд аша, аукционны дөрес булмаган дип табып, җирне кире тартып алалар. Йөри торгач, сигез ел вакыт үткәннән соң, ул бу җирне, аз гына урынын үзгәртеп, яңадан алу бәхетенә ирешкән. 

«2023 елның 30 сентябрендә Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл Кукмара районындагы авылларга килгәч, безнең Кызыл Тауда да булды. Ул бу күркәм эшләрнең башында торучыларга, ярдәм итүчеләргә рәхмәтен ирештерде, үзенең бәхиллеген бирде, келәү итеп, чиркәү төзеләчәк урынга урнаштырылган ташыны да аруландырды», — дип сөйләде Никонор Алексиевич. Килеп чыккан кыенлыкларга да карамыйча, эшне башлап җибәреп, хәзер дә дәвам итә ул. 

Хәзерге вакытта чиркәүгә нигез салынган, идәннәр түшәлгән. «Элгәре безнең авылда чиркәү булмаган. Халык Мамадыш районына керә торган Түбән Оча авылындагы чиркәүгә йөргән, хәзерге вакытта ул да юк, янганнан соң, яңадан төзелмәде. Чиркәү проектын да үзем ясадым, документ эшләрен дә үзем башкардым. Сергей Димитриев та, авыл җирлеге башлыгы Нургаян Мөхәммәтҗанов та безне хуплап, ярдәм итеп торалар. Аллага шөкер, халык та көннән-көн дингә тартыла. Чиркәү гел кирпечтән булачак, эшчеләр белән сөйләштек, иртәгәдән стеналарын өя башлаячакбыз», — дип төгәлләде сүзен изге эшкә тотынган Никонор. 

Әйдәп йөрүче булганда изге эшкә кушылучылар юк түгел, әлбәттә. Кызыл Тау гөрләп тора бит әле, яшәргә калучы яшьләр дә бар. Чиркәү төзелешенә ярдәм итүчеләр изге ниятләре өчен Ходайдан игелек, оҗмахка эләгүгә зур өмет ала алырлар иде. Бәлки, газета укучыларыбыз арасында да бу эшкә үз өлешен кертергә теләүчеләр табылыр (мөрәҗәгать итү өчен тел: 89050207453.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев