Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кыш бабайның әкияти поезды Казанга киләчәк

5 декабрьдә Казан-1 вокзалына Кыш бабайның әкияти поезды киләчәк.

Бәйрәмчә бизәлгән күчмә резиденция Татарстанның башкаласында тукталышны 15:35 сәгатьтә ясаячак.

Поезд 19 вагоннан тора, аларда кабул итү салоны, сәхнә, уеннар һәм квестлар өчен «Әкият авылы», ресторан һәм сувенир кибете бар. 

Казан халкын Кыш бабай поезды янында бәйрәм программасы көтә. Артистлар һәм аниматорлар кышкы әкият атмосферасына чумарга ярдәм итәчәк. Керү бушлай. Кунакларны күчмә резиденциянең үзендә проект сайтында алдан сатып алынган билетлар буенча кабул итәчәкләр, дип хәбәр итә Горький тимер юлының Казан төбәге матбугат хезмәте.

Кыш бабай ил буйлап сәяхәтне 22 октябрьдә Бөек Устюгтан башлады. Поезд ил буенча 33 мең км юл үтәчәк. Состав, шулай ук, Йошкар-Ола, Ижевск һәм башка шәһәрләрдә тукталыш ясаячак.

Татар-информ

Фото: DVHAB.RU

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев