Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Кряшен чибяре»-2024» финалисты: Милена Новикова

Республикакүләм Питрау фестиваленең иң матур конкурсы – «Кряшен чибяре»-2024» финалына чыккан кызлар белән таныштыруны дәвам итәбез.

Алдан  хәбәр иткәнчә, «Кряшен чибяре»-2024» конкурсында үз көчләрен сынап карарга 9 кыз теләк белдерде. Алар республиканың 8 төбәгеннән – Алексеевск, Балтач, Балык Бистәсе, Зәй, Кукмара, Мамадыш, Питрәч, Яр Чаллыдан һәм, шулай ук, күрше Башкортстанның Бакалы районыннан.

«Кряшен чибяре»-2024» титулына ия булырга омтылучы тугыз кызның берсе – Милена Новикова.

Туган көне: 20 январь.

Кайдан: Балык Бистәсе районының Казаклар Чаллысы авылыннан.

Уку/эш урыны: «Интертат» электрон сайты, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

Тормыш девизы: «Барысы да яхшы булачак, әйтте диярсез».

Хобби: рәсем ясау, йөгерү, җырлау.

Ни өчен конкурста катнаша: балачак хыялын чынга ашырырга тели; 16 яшендә беренче тапкыр конкурста катнашып шунда алган тәҗрибәсе юкка калмасын дип, кабат бәхетен сынап каравы.

Хыялы: Ходай биргән гомернең кадерен белеп, аны мәгънәле һәм матур итү.

Игътибар! «Online кряшен чибяре»н «Туганайлар» (tuganaylar.ru) сайтында оештырылган тавыш бирү нәтиҗәләре билгелиячәк. Сайтыбызда кызларның һәрберсе белән аерым таныштырачакбыз, безнең сайтны карап барыгыз!

Конкурсның финалы 13 июль көнне Мамадыш районының Җөри авылы янындагы Тырлау аланында уза торган Питрау җыенында булачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

147

1

0

0

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев