Хәбәрләр

“Кряшен чибяре-2023” финалисты: Вероника Степанова

Питрауның йөзек кашы булган, иң көтеп алынган “Кряшен чибяре-2023” конкурсының финалистлары белән таныштырабыз.

«Кряшен чибяре-2023» конкурсында үз көчләрен сынап карарга Мамадыш, Балык Бистәсе, Чистай, Теләче, Тукай, Яр Чаллы, Менделеевск районнарыннан 10 кыз теләк белдерде. Конкурсанткалар белән таныштырабыз.

Яше: 19 яшь.
Кайдан: Балык Бистәсе районының Казаклар Чаллысы авылы. 
Уку/эш урыны: кафеда администратор булып эшли.
Тормыш девизы: «Бүген нәрсә эшләгәнеңнән чыгып, киләчәгең билгеләнә». 
Хобби: җырларга, китаплар һәм шигырьләр укырга ярата.
Ни өчен конкурста катнаша: кечкенә чагыннан ук керәшеннәрнең җыр-моңнарына, йола-гадәтләренә сокланып, аларга гашыйк булып үскән. Питрау бәйрәмендә «Кряшен чибяре» конкурсы аеруча кызыксыну, горурлык хисе уятканлыктан, анда катнашу — балачак хыялы.
Хыялы: киләчәктә тормышын сәнгать белән бәйләү.

Конкурсның финалы 15 июль көнне Мамадыш районының Җөри авылында уздырыла торган Питрау җыенында була.

«Кряшен чибяре-2023” конкурсы финалистлары билгеле!

Игорь Заломский фотосы

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Комментарии

  • аватар

    Без имени

    0

    0

    Удачи тебе Вероника.